Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Артистлар кинога төшә

Яңа ел алдыннан “Татарстан яңа гасыр” телеканалы тамашачыларга “Кайда син?” исемле фильм күрсәтә.

Фильмның нигезендә – өч укытучы дус кызлар язмышы. Укытучыларга 30ар яшь, алар акыллы, талантлылар, барысы да бер мәктәптә эшлиләр. Әмма шәхси тормышлары килеп чыкмаган. Артистлар режиссер Нурания Җамалиева белән берлектә ничек бәхетле булырга дигән сорауга җавап табарга тырышалар.
“Кайда син?” фильмын Казанда төшерә башладылар инде. Анда Чаллы татар Дәүләт драма театры артистлары Чулпан Садыйкова, Энҗе Шиһапова һәм Марсель Мөсәвиров катнашты. “Бу – минем кинога төшүдә беренче тәҗрибәм булды. “Кайда син?” фильмында психолог булып уйныйм. Хәзер түземсезлек белән фильмның зәңгәр экранга чыгуын көтәбез”, - ди Татарстанның атказанган артисты Чулпан Садыйкова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы