Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ашыгыч ярдәм хезмәте ишегалдыннан чыгып китә алмады. Кем гаепле? - ВИДЕО

Социаль челтәрләрдә бер машина хуҗасының ваемсызлыгы аркасында ашыгыч ярдәм хезмәтенең ГЭС бистәсенең 3/3 йорты ишегалдыннан тиз генә чыгып китә алмавы турында хәбәр таралды.

Машинада хастаханәгә илтергә тиешле авыру бала булган. «Күршебезнең машинасы дөрес урынга куелмаганга, без ашыгыч ярдәм табиблары белән  40 минут ишегалдыннан чыга алмыйбыз.  Машина хуҗасы безне тыңламый», – диелә әлеге хәбәрдә. Медиклар полиция хезмәткәрләрен чакырып, хуҗадан автомобиль ачкычын алып, машинаны күчергәч кенә ашыгыч ярдәм хастаханәгә китә. Хәзер әлеге факт буенча тикшерүчеләр эшли. 

Бу күңелсез вакыйга шәһәр мэры Наил Мәһдиевне дә битараф калдырмады. 
– Шәһәр гражданины, аны шулай атап булса. Моның өчен нинди фикерле, нинди карашлы кеше булырга кирәк? Аның кебек, машиналарын тәүлек буена ишек алдында тотучылар күп. Алар белән эшне активлаштырырга кирәк. Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары, эвакуаторларны чакырырга оялмагыз», – диде ул торак-коммуналь хезмәт оешмаларына. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы