Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ашыгыч ярдәм хезмәте машинасы катнашындагы куркыныч авариядә зыян күргән фельдшерның хәле ничек?

Авариядә 4 кеше – ике машина йөртүче һәм ике фельдшер зыян күрде.

Чаллыда Ашыгыч ярдәм хезмәте машинасы катнашындагы каты авариядә зыян күргән фельдшерны хастаханәдән чыгардылар. Табиблар аның гомере өчен 6 февральдән башлап көрәште. Башта аны Чаллының БСМП табиблары, аннары башкаланың РКБ белгечләре дәвалады. Ир-атка берничә операция үткәрелде. Аннары ул 7 көн реанимациядә һәм ике атна гадәти палатада ятып сихәтләнде. Кичә, 27 февральда, шәһәрдәшебез үз аякларында өенә кайтып китте. 

Исегезгә төшерәбез, авария  6нчы февраль кичендә Чаллының  Сөембикә һәм Вахитов проспектлары киселешендә була. Тикшерүчеләр белдерүенчә, ашыгыч ярдәм машинасы махсус сигнал тавышын кушмый, светофорның кызыл утына чыга һәм Ауди машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә ашыгыч ярдәм башта бордюрга, аннары коймга килеп бәрелгәннән соң янга ава. Авариядә 4 кеше – ике машина йөртүче һәм ике фельдшер зыян күрә. Берсенең хәле аеруча авыр була. Бәхеткә, бүгенге көнгә аларның барысы да исән-сау. 

Чаллы прокуратурасы әлеге юл-транспорт һәләктендә ашыгыч ярдәм хезмәте машинасы йөртүчесен гаепле дип тапты. Моннан тыш, страховкасыз һәм правасыз чит кеше машинасы белән идарә иткән өчен Audi йөртүчесенә дә административ эш ачты. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ фаҗига