«Асылташ» приютында тәрбияләнүче балаларның хыялы тормышка ашты
«Теләкләр чыршысы» проекты кысаларында алар теләгән әйберләрен алды.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, төрле идарә башлыклары, депутатлар белән берлектә «Асылташ» социаль приютына барды. Мәртәбәле кунаклар «Теләкләр чыршысы» шары эченә балалар язган теләкләрне тормышка ашырдылар.
«2024 ел тарихка кереп бара. Аны милли лидерыбыз Россия Президенты Владимир Путин гаилә елы дип игълан иткән иде. Без, Чаллының күпмилләтле, дус гаиләсе, сезнең яңа ел алдыннан теләкләрегезне тормышка ашырырга телибез. Яңа ел сезгә яхшы, якты, күңелле вакыйгалар гына алып килсен», – дип Наил Мәһдиев балаларга изге телкәләрен җиткерде.
Язмышлары төрле булган малайлар һәм кызларның хыяллары да төрле. Мәсәлән, Илдус Кыш бабайдан тимераяк сораган. Ул бу бүләкне Чаллы мэры Наил Мәһдиев кулыннан алды. Моның өстенә малай күренекле хоккейчы, Гагарин Кубогының 5 тапкыр җиңүчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Зариповны күрү бәхетенә дә иреште.
Бүгенге көндә «Асылташ» социаль приютында 3-17 яшьлек балигъ булмаган 50 бала социаль тернәкләнү уза. Биредә шартлар санитар-гигиена таләпләренә туры килә.
Ашханә, медицина блогы, кер юу, спортзал, хезмәт, музыка заллары, кулинария студиясе бар.
Яңа ел алдыннан биредә тәрбияләнүче барлык балаларның теләге тормышка ашты. 2025 елда аларның барсын да яраткан, кайгырткан гаиләле итсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев