Шəhри Чаллы

Ат спорт мәктәбендә бүре белән эт бергә яши

Чаллыда киләчәктә "Тулпар" ат спорты мәктәбе базасында зоопарк ачарга җыеналар. Биредә инде 20дән артык төрледән-төрле кыргый һәм йорт хайваннары, кош-корт яши. Ат спорты мәктәбендә быел апрель аенда бүре баласы туган иде. Аңа Маугли әкиятеннән алып Акела дип исем куштылар. Әммә ана бүре аны тугач та яратмады, имчәгенә дә якын китермәде....

Чаллыда киләчәктә "Тулпар" ат спорты мәктәбе базасында зоопарк ачарга җыеналар. Биредә инде 20дән артык төрледән-төрле кыргый һәм йорт хайваннары, кош-корт яши.

Ат спорты мәктәбендә быел апрель аенда бүре баласы туган иде. Аңа Маугли әкиятеннән алып Акела дип исем куштылар. Әммә ана бүре аны тугач та яратмады, имчәгенә дә якын китермәде. Волонтерлар бүре баласын кулдан ашаттылар, ул үзенең шаян һәм усал булмавын күрсәтте. Акеланы этләр якын итте, ул алар белән уйный, саф һавада йөрергә дә дусты хаски токымлы эт белән чыга. Тугыз ай эчендә бүре баласы Акела сау-сәламәт булып үсеп җитте, кулга ияләште.Әммә беркөнне бүрене уйнаганда муеныннан хаски тешләп ала, җәрәхәт ясый. Аның ярасын эшкәртеп бәйләгәннән соң, аягы белән кашып яраны зурайтмасын өчен Акелага махсус плассмас чиләктән "саклану якасы" кидереп куялар. Инде ул төзәлүгә бара. Дусты хаски үзенең бу гамәленә үкенгән кебек йөри.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: