Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ата-аналар мәктәптәге уку атнасын 5 көнлек итеп үзгәртергә сорый

Интернет челтәрендә петициягә тавыш бирәләр.

Социаль челтәрләрдә мәктәптәге уку атнасын 5 көнлек итеп үзгәртү өчен петиция таралды. Әлеге идеяне күпләр хуплап чыкты. Мөрәҗәгать астында 24 меңнән артык кеше тавыш бирде.

Әлеге петицияне Казанда яшәүче Дарья Чернова 31нче майда ук язган, тик аңа тавышлар җыюны сентябрьдән башлаган. 

“Илебезнең башка төбәкләре 5 көнлек системага күчкәндә Татарстанда безнең балалар атнаның 6 көнендә укый. Балаларга авырга төшә. Дәресләрдән ял итү өчен, әлбәттә, бер көн җитми. Балалар түгәрәкләргә дә йөри. Өлкәннәргә дә тулысынча ял итү өчен бер көн җитми, балаларга бигрәк тә. Ял җитмәгәч, балаларның сәламәтлегенә зыян килә, гаиләдә аралашуга вакыт калмый. Без, үз имзасын куючылар, балаларыбызга 5 көнлек уку атнасы оештыруны сорыйбыз” диелә петициядә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп