«Әти паспорты» бирергә уйлыйлар
Яңалыклар тасмасы

«Әти паспорты» бирергә уйлыйлар

Илдә, көндә ниләр бар...

Россиядә бала туганнан соң ир-атларга махсус «Әти паспорты» тапшыру тәкъдиме белән җәмәгать эшлеклесе, юрист Владислав Гриб чыкты.
Аның фикеренчә, мондый документ яшь әтиләргә дәүләт ярдәме чараларын яхшырак аңларга һәм гаиләдәге җаваплылыкларын тоярга ярдәм итәчәк.
«Әти паспорты»нда: федераль, төбәк һәм муниципаль ташламалар турында мәгълүмат, бала сәламәтлеге буенча киңәшләр, тәрбия үзенчәлекләре, бала тапканнан соң хатын-кызга ярдәм итү турында файдалы киңәшләр урнаштырырга тәкъдим ителә. Мондый документны тантаналы шартларда тапшыру мөмкинлеге дә карала. Инициатива әлегә фикер алышу стадиясендә. 
Фото ясалма интеллект иҗаты
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


паспорт

Нет комментариев