Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әтисен үтергән Антон Адаричевны 13 елга төрмәгә утырттылар

Ул берничә маддә буенча гаепләнелде.

Бүген шәһәр судында резонанс эш буенча хөкем карары чыгарылды. Әтисен үтергән 22 яшьлек Антон Адаричевны 13 елга төрмәгә утырттылар. 

Исегезгә төшерәбез, фаҗига 3нче августта 38нче комплекста була. Бу вакытта Антон Адаричев Казаннан укудан әти-әнисенә кунакка кайта. Ул спортка ставкалар ясау белән мавыккан була. Бурычка керә. Әти-әнисе йортыннан кыйммәтле 2 телевизорны ломбардка алып барып тапшыра.

Эштән кайткан әтисе, “Камаз” технологик үзәк директоры урынбасары Валерий Адаричевка, бу әлбәттә, ошамый. Тавыш-гауга чыгып китә. Антон әтисен пычак белән кадап үтерә. Соңыннан эштән кайткан әнисенә дә һөҗүм итә. Пычак белән эченә кадый. Бәхеткә, ул исән. Аны Антон үзе хастаханәгә илтеп куя.

Судта Антон Адаричев та, әнисе дә журналистлар белән аралашудан баш тартты. Судья хөкем чыгарганда икесе дә битлектән иделәр. 

Антон Адаричев берничә маддә буенча гаепләнелде. Ул катгый режимлы төрмәдә утырачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук полиция суд