Атна ахырында кабат һава торышы үзгәрә
Яңалыклар тасмасы

Атна ахырында кабат һава торышы үзгәрә

Барысына да көньяк-көнбатыш циклонының актив атмосфера фронтлары сәбәпче.

17 декабрь, шимбә көнне, Татарстанда һава торышы кабат бозылачак. Көньяк-көнбатыш циклонының актив атмосфера фронтлары узу сәбәпле, явым-төшемнәр, урыны белән бураннар һәм көчле җил булуы көтелә.

Чаллыда да бу көнне кар явачак. Һава температурасы -3 градусны тәшкил итәчәк. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев