Атна уртасына һава торышы үзгәрә
Яңалыклар тасмасы

Атна уртасына һава торышы үзгәрә

Гидрометеорология үзәге айлык фаразлары белән уртаклашты.

Киләсе көннәрдә Татарстанда һава торышы кабат үзгәрәчәк. 2 августта термометр баганалары яңадан 30 градустан югары күтәреләчәк, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология үзәге.

Бүген, 1 августта, урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Термометр баганалары көндез +22..+27 градус күрсәтәчәк.

2 һәм 3 августта һава торышында зур үзгәрешләр булмаячак - кыска вакытлы яңгыр фаразлана, төнлә һава температурасы +12..+17 градус тәшкил итәчәк. Әмма көндез эссерәк була: 2 августта +24..+29 градус һәм 3 августта +26..+31 градус эсселек көтелә.

Алдан әзерләнгән фаразда күренгәнчә, 4 һәм 5 августта республикада кыска вакытлы яңгырлы һәм эссе һава торышы көтелә. Көндез эсселек +27..+32 градуска кадәр җитәчәк.

Россиянең Гидрометеорология үзәгендә сөйләүләренчә, август бөтен Идел буе федераль округы территориясендә аномаль җылы булачак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев