Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Авариядә бер гаиләдән ике кыз үлгән

7 январьда Әлмәт - Мөслим юлында (Әлмәт районында) Хенде һәм Тойота автомобильләре бәрелешә.

Хенде автомобилендә баручы хатын-кыз йөртүче каршы юнәлештәге полосага чыга һәм Тойота автомобиле белән бәрелешә. Икенче машинадагы 16 һәм 18 яшьлек ике кыз фаҗига урыныңда ук үлә. Аларның бер гаиләдән булуы билгеле. Якынча фаразлар буенча, Хенде йөртүчесе тизлек режимын сакламаган дип билгеләнә.

Йөртүчеләр икесе дә больницада. Автоинспекция хезмәткәрләре кышкы юлда бик сак йөрергә, тизлекне тиешледән арттырмаска киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

5

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев