Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Авариядә ике кеше үлгән

Юлларда сак булыгыз!

Татарстанда коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды. «Бөгелмә районында Казан-Оренбург трассасының 298нче чакрымында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгән, өч кеше, шул исәптән бер бала. зыян күргән», – дип хәбәр итте Республика Дәүләт автоинспекциясендә.

Якынча мәгълүматларга караганда, Honda машинасының 29 яшьлек шоферы куркынычсыз тизлек сайламаган һәм Opel машинасына бәрелгән. 

Авариядә, Honda машинасы йөртүчесе һәм аның пассажиры үлгән. Моннан тыш, Honda машинасындагы 53 яшьлек пассажир һәм ике яшьлек бала, шулай ук Opel йөртүчесе төрле җәрәхәтләр алган.

Фото Республика Дәүләт автоинспекциясеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ фаҗига балалар