Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Август ахырында Чаллыда Гарри Поттер көтелә

Балаларның иң яраткан тылсымчысы - Гарри Поттер турында сигезенче китап сатуга чыкты. Ул "Гарри Поттер һәм каһәрләнгән сабый" ("Гарри Поттер и проклятое дитя") дип атала. Китаплар Бөекбритания, Канада һәм АКШ буйлап 31июль көнне - аның авторы Джоан Роулинг һәм роман персонажы Гарри Поттерның туган көнендә сатыла башлады. Шул уңайдан күпсанлы...

Сигезенче китап, алдагы романнардан аермалы буларак, ике бүлектән торган пьесса рәвешендә язылган. Анда Гарри Поттер Тылсым министрлыгында эшләүче, өч баланы тәрбияләп үстерүче гаилә башлыгы итеп күрсәтелә. Пьессадагы төп сюжет исә аның төпчек улы - Альбус белән бәйләнгән.

Америка территориясендә китапларны сатучы Scholastic нәшрияте, беренче ике тәүлек эчендә, пьессаның 2 миллион экзпеляры, Бөекбританинең Little, Brown нәшриятләре шул ук вакыт эчендә 680 000 китап нөсхәләренең сатылуы турында хәбәр иттеләр.

"Интерфакс" агентлыгы мәгълүматлары буенча, "Мәскәүнең китаплар йортына", Гарри Поттер турындагы китап, инглиз телендә, август башларында чыгарга тиеш. Чаллы китап кибетчеләре фаразлавынча, безгә ул август ахырларына килер дип көтелә.

Россиядә "Гарри Поттер һәм каһәрләнгән сабый" пьессасының рус телендәге тәрҗемәсе ноябрь айларында сатуга чыгачак, дип хәбәр итә lenta.ru порталы.

Исегезгә төшерәбез, кечкенә тылсымчы турындагы беренче китап "Гарри Поттер һәм фәлсәфә ташы" исеме белән 1997 елда чыга. Бүгенге көндә Гарри Поттер маҗаралары турында сигез китап дөнья күрде инде. Романнар 67 телгә тәрҗемә ителеп бестселлерлар рәтенә кертелде.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев