Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автобуста битлексез барсаң җаваплылыкка кондуктор тартылачак

Яр Чаллы хуҗалыгы һәм халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Салават Ситдыйков: "Битлексез пассажирлар өчен кондуктор җавап бирәчәк"

Чаллыда җәмәгать транспортында битлек кимәгән пассажирлар өчен җаваплылыкка автобус йөртүчеләрне һәм кондукторларны тартачаклар. Бу хакта шәһәр мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе хәбәр итә.

"Кондукторлар һәм автобус йөртүчеләр салонда битлексез пассажирлар булу өчен шәхси җаваплылык тоталар", - дип белдерде Чаллы хуҗалыгы һәм халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Салават Ситдыйков.

Аның сүзләренә караганда, транспортта «битлексез» булу — ул хәрәкәтне туктатыр өчен төп нигез. Автобус һәм трамвай экипажлары пассажирлардан маска режимын саклауны таләп итәргә тиеш.

Чыганак: Реальное время

Фото ачык чыганаклардан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев