Автогигант 2025 ел өчен дивидентлар түләми
Яңалыклар тасмасы

Автогигант 2025 ел өчен дивидентлар түләми

«КАМАЗ» ГАҖ директорлар советы тәкъдим итте.

«КАМАЗ» ГАҖ директорлар Советы акционерларның гомуми җыелышына 2025 ел өчен дивидентлар түләмәскә дигән тәкъдим белән чыкты. Бу хисап елында компаниянең чиста табышы булмау белән аңлатыла. 
Автогигант акционерларының еллык җыелышы июнь ахырында булыр дип көтелә. Көн тәртибендә «КАМАЗ» ГАҖнең 2025 елдагы эшчәнлеге турында хисап, еллык хисапны карау һәм финанс хисабын раслау  мәсьәләләре кертеләчәк. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


«КАМАЗ» ГАҖ дивидентлар

Нет комментариев