Автогигант ялга китте
Яңалыклар тасмасы

Автогигант ялга китте

Ул ике атна дәвам итә.

 28 апрельдән «КАМАЗ» ГАҖ хезмәткәрләре корпоратив ялга китте. Ул рәсми рәвештә 6 көн: 28 апрельдән 30 майга һәм 5-7 майда була. Әмма май бәйрәмнәрендәге озын ялларны да исәпкә алсак, завод хезмәткәрләре ике атна рәттән ял итә. 

Бу озын яллар җитештерү өлкәсендә эшләүчеләргә генә кагыла. Продукцияне сату, җиһазларны ремонтлау, отчет төзүчеләр һәм хезмәт хакы исәпләүчеләр штат режимында эшли. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


«КАМАЗ» ГАҖ

Нет комментариев