Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автогигант яңа йөк машиналары сату буенча лидер

Быел биредә туристик автобус проектларга җыеналар.

2023 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә «КАМАЗ» ГАҖ – яңа йөк машиналары сату күләме ягыннан лидер. 

КАМАЗлар һәм алар базасындагы машиналар илдә сатылган яңа йөк машиналарының 20 процентын тәшкил итә. Бу – 140 мең 204 транспорт чарасының 28 мең 237се.

2022 елда Россиядә 80 мең 809 йөк машинасы сатылган булган. 2023 елда үсеш 74 процент тәшкил иткән. 

«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин 2023 ел нәтиҗәләре буенча рекордлы чиста табыш фаразлаган иде.

2024 елда автогигантта туристик автобус проектларга җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лидер конкурс лидеры россии камаз завод предприятие