Бу хакта Әлфия Когогина хәбәр итте.
«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин Тольяттида узган «Lada Partners Cup» дип исемләнгән ярышларда катнашкан. Ул «Лада Веста» автомобилендә көндәшләрен артта калдырып, финишка беренче килгән. Дистанция «АвтоВАЗ» заводының конвейеры озынлыгында, ягъни 1433 метр.
«Барлык гаиләбез белән әтиебез өчен җан аттык. Ул өметләребезне аклады. Беренче урын яулады», - дип хәбәр итте РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина.
Сүз уңаеннан, машинаны ярышларга «КАМАЗ-Мастер» командасы әзерләгән.
Фото Әлфия Когогинадан алынды
Нет комментариев