Камазда Apple гаджетларын куллану тыела
Яңалыклар тасмасы

Камазда Apple гаджетларын куллану тыела

Сәбәбе нидә?

«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин хезмәткәрләренә эштә Apple  брендының электрон гаджетларын куллануны тыю турында карар кабул итте. 

«Приказ нигезендә смартфоннар, сәгатьләр, планшетлар, ноутбуклар, стационар компьютерлар һәм башка техниканы кулланырга ярамый. Бу брендтагы җайланмаларга корпоратив SIM-карта кую да тыела», – дип хәбәр итте «Вести КАМАЗа» газетасы.

Сәбәбе: Америка җитештерүчесенең продукциясе мәгълүмат саклау буенча тиешле дәрәҗәдә ышанычлы түгел.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


WhatsApp смартфон телефон мошенник закон интернет автогигант айфон

Нет комментариев