Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автокалада ел саен үткәрелә торган студентлар фестиваленең Гала-концерты узачак

26 ноябрьдә «КАМАЗ» мәдәният сараенда ел саен үткәрелә торган «Беренче курс студенты көне-2018» фестиваленең Гала-концерты узачак. Интерактив мәйданчыкларның эше 16:30да, ә концерт 18:00 сәгатьтә башлана.

Фестивальнең барлык катнашучыларын һәм кунакларын онытылмаслык хис-кичерешләр, иң тәэсирле чыгышлар, бүләкләү тантанасы һәм башкалар көтә.
Концерт башланганчы «КАМАЗ» мәдәният сарае фойесында фотозоннар һәм фестиваль партнерларыннан интерактив мәйданчыклар эшләячәк: Теле2 барлык теләүчеләрне яңа пешкән кофе белән сыйлаячак, Tip-Top Barbers катнашучыларга модалы прическаны сайларга ярдәм итәчәк һәм аны бушлай ясаячак, шулай ук кичә кунаклары кубик җыю тизлегендә ярыша алачак.
12 ноябрьдә «КАМАЗ» мәдәният сараенда фестивальнең сайлап алу туры узды. Гариза бирү кампаниясе вакытында фестивальнең оештыру комитетына 93 катнашучыдан гариза алынды. Гала-концертта сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча иң яхшы коллективлар катнашачак. Иҗади фестиваль талантлы студент яшьләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан оештырыла. «Беренче курс студентлары көне» соңгы 12 ел дәвамында үткәрелә һәм инде ел саен беренче курс студентларын студентлар сафына кабул итүгадәтенә әверелде.

Белешмәләр өчен телефон: 39-67-9, 39-68-29 яки https://vk.com/gsschelny.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев