Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автокалада «Гаилә кыйммәтләре» дигән мастер-класслар фестивале старт ала

28 октябрь көнне 10:00 сәгатьтә «Орион» яшьләр үзәгендә «Гаилә кыйммәтләре» дигән мастер-класслар фестивале узачак.

Эшчәнлекнең төрле өлкәләреннән шәһәрнең иң яхшы белгечләре яшь гаилә өчен кирәкле ресурслар, һәр кешенең уникаль булуы, гаилә хыялларын ничек тормышка ашыру һәм башка күп нәрсәләр турында сөйләячәкләр. Үз-үзеңә читтән торып күз салудан һәм балалар белән дөрес мөнәсәбәтләр корырга өйрәнүдән тыш, кунаклар үз балаларын уртак иҗат яки гаилә уеннары аша яхшырак аңлый алачаклар.

Фестивальдә катнашырга яшь гаиләләр, бәхетле гаилә төзергә теләгән кешеләр, психологлар һәм педагоглар, студентлар, шәһәрдәшләр, психологиянең теләсә кайсы өлкәсендә эшләргә теләгән кешеләр чакырыла.

Фестиваль кысаларында балалар һәм яшүсмерләр, ата-аналар һәм гаилә парлары өчен 15 мастер-класс үткәрү планлаштырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев