Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Автошәһәрнең яшь эшмәкәре - 2021» конкурсы җиңүчесе - Ләйсән Таҗиева

«Автошәһәрнең яшь эшмәкәре» Чаллы шәһәрендә инде унынчы ел уздырыла. Бу вакыт эчендә 140тан артык яшь эшмәкәр үзләрен күрсәтә һәм үз мөмкинлекләрен ача алды. Быел конкурска 30дан артык кеше гариза биргән, әмма финалга ике этаптан соң җидесе генә җиткән.

Барлык катнашучылар жюриларга үз проектларын тәкъдим иттеләр. Проектлар төрле өлкәләргә кагыла иде. Шулай, яшь эшмәкәрләр автомобиль порталын булдыру һәм үстерү проектын тәкъдим иттеләр, анда белешмә мәгълүмат алырга мөмкин булыр иде, «Киберпещера» компьютер клубын оештыру проекты, экологиягә зыян китермичә медицина битлекләрен утильләштерергә ярдәм итәчәк проект.
«Бүген без яңа проектлар, яңа идеяләр күрдек, - дип билгеләп үтте жюри әгъзасы - Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова. – Шунысы куанычлы: алар барысы да социаль юнәлешле, һәм шуңа күрә кызыклы булырга тиеш».


Нәтиҗәдә, фикер алышудан соң жюри әгъзалары тарафыннан нәтиҗәләр игълан ителде. «Ел ачышы» номинациясендә мобиль аттракционнар паркы проекты белән Сергей Акатьев җиңде; «Уңышлы старт» номинациясендә - Азат Булатов, ул автобелешмәләр проектын тәкъдим итте; «Иң яхшы бизнес идея» - «EcoAir» ультрафиолет чистарту системалары проекты белән Иван Шевелев; «Социаль эшмәкәрлек» номинациясендә Эльвира Динмөхәммәтова «Аксиома» математика клубы белән җиңде.
Конкурста «Җомга» караоке клубы проекты белән Ләйсән Таҗиева җиңүче булды.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев барлык катнашучыларны әлеге конкурста җиңүләре белән котлады һәм Чаллы яшьләренең һәрвакыт сәләтле һәм булдыклы булуын билгеләп үтте.
«Бу конкурс - эштә уңышлы гына ныгып калу өчен мөмкинлек, - дип билгеләде шәһәр мэры. - Чаллы һәрвакыт Татарстанның кече бизнесының Ватаны булды. Хәзерге вакытта Чаллы шәһәренең кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә 54 мең кеше эшли, ә шәхси эшмәкәрләрдә ялланган хезмәткәрләрне дә исәпкә алып – 80 меңнән артык кеше. Хәзерге яшьләр үз вакытында «КАМАЗ»ны төзергә килгән кешеләрдән максатчанлыклары, омтылучанлыклары белән калышмый. Сезгә шәһәребезнең һәм республикабызның социаль-икътисадый үсешендә төп рольләрнең берсе туры килә». 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрләр