Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автозавод районы территориаль иҗтимагый үзидарәләре

Автозавод районы территориясенә 22 комплекс һәм “Сосновый Бор”, “Боровецкий” шәхси секторлары керә. Монда барлыгы 180 меңгә якын кеше яши. 22 ТИҮ бар. Бу районның ТИҮ Ассоциациясен Венера Наумкина җитәкли. Ул биредә 2015 елдан бирле эшли.

Бу районның территориаль иҗтимагый үзидарәләре грантларны оту буенча лидерлар рәтендә тора. Соңгы биш ел эчендә алар төрле конкурсларда катнашып, грантлар отып 33 миллионнан артык акча керткәннәр. 2020 елда республикакүләм “Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә” конкурсында беренче өчлектә Автозавод районы территориаль иҗтимагый үзидарәләре тора.

– Бу акчаларның күбесе балалар, спорт мәйданчыклары, тренажерлар, эскәмияләр урнаштыруга тотылды, – ди Венера Михайловна. – Шулай ук без өмәләрдә актив катнашабыз. Бер ел эчендә генә төзекләндерү буенча 600дән артык чарада катнаштык.

Масленица бәйрәме, шәһәр көне, күршеләр көне, Сабантуй бәйрәме, Җиңү Бәйрәме – болар барысы да территориаль иҗтимагый үзидарәләреннән башка узмый.

Венера Наумкина ике РФ Президенты грантына да ия булды. 2017 елда ул этләр мәйданчыгы булдыру турындагы грантны отты. 2019 елда – “өй янында фитнес” проекты РФ Президенты тарафыннан хупланды. Бу проект кысаларында белгечләр барлык теләүчеләргә фитнес күнегүләре күрсәтәләр. Шулай ук биредә яшәүче халык табиблар белән дә очраша ала.

Автозавод районы территориясендә кызыксынулар буенча клублар эшли.

– Аларның берсендә бакчачылар җыелалар, үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашалар, аннан бик күп файдалы мәгълүмат алырга була, – ди Венера Михайловна. – 28нче мәктәп бинасында өлкән буын кешеләре өчен теннис өстәлләре тора, теләгән һәр кеше бирегә килеп теннис уйный ала. Шулай ук безнең халык таяклар белән йөрүне дә үз итәләр.

Автозавод районында “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында былтыр 26, 27, 28, 47нче комплекслардагы дүрт ишегалды төзекләндерелде. Биредә квартал эчендәге юллар ремонтланган, машина кую урыннары киңәйтелгән, җәяүлеләр өчен юл булдырылган, яңа эскәмияләр, чүп савытлары, уен мәйданчыклары элементлары куелган. Быел 29, 30, 46, 48нче комплексларындагы дүрт ишегалдында ремонт эшләре башкарылачак.

Территория

ТИҮ исеме

ТИҮ рәисенең исем-фамилиясе

Телефон номеры

Автозавод районы

1.

20, 21 комплекслар

«Цветочный»

Венера Әсхәтовна Хисамова

8-937-296-46-24

2.

23 комплекс

«23 комплекс»

Николай Владимирович Шакмаков

8-937-284-90-70

3.

22, 24 комплекслар

«Радуга»

Флүрә Гамиловна Вафина

8-927-492-71-58

4.

25 комплекс

«Светлый»

Любовь Николаевна Паньшина

8-937-579-63-53

5.

26 комплекс

«Уютный»

Марина Александровна Залялиева

8-965-611-85-29

6.

27 комплекс

«Надежда»

Венера Михайловна Наумкина

8-937-574-00-53

7.

28 комплекс

«Автозаводский»

Люзия Мансуровна Мостафина

8-906-119-71-64

8.

29 комплекс

«Московский»

Тәнзилә Галимҗановна Сахабетдинова

8-927-475-96-66

9.

30 комплекс

«Вахитов»

Людмила Николаевна Намазова

8-987-278-85-65

10.

46 комплекс

«Солнечный»

Наталья Александровна Удальцова

8-960-066-66-87

11.

47 комплекс

«Импульс»

Ольга Михайловна Малышева

8-960-069-16-64

12.

48 комплекс

«48 комплекс»

Валентина Григорьевна Марова

8-917-245-75-31

13.

49 комплекс

«Домостроителей»

Фәридә Васильевна Хафизова

8-937-527-67-19

14.

50 комплекс

«50 комплекс»

Ирина Алексеевна Маслова

8-905-373-93-60

15.

51 комплекс

«51 комплекс»

Татьяна Митрофановна Малкова

8-960-082-86-24

16.

52 комплекс

«Камский»

Елена Николаевна Герасимова

8-917-274-38-08

17.

53 комплекс

«Тулпар»

Зифа Камилевна Подавалова

8-917-863-69-14

18.

54 комплекс

«Энергия»

Галина Михайловна Кузнецова

8-917-883-02-07

19.

65 комплекс

«Яшьлек»

Гөлнара Фаилевна Тюрина

8-927-402-16-55

20.

Шәхси сектор

«Сосновый Бор»

Наил Сәетгәрәевич Насыйбуллин

8-919-629-69-55

21.

63 комплекс

«Просторы»

Резеда Шәрифовна Тукранова

8-951-897-04-27

22.

Шәхси сектор

«Боровецкое»

Айрат Шәфкатович Лотфуллин

8-917-391-82-60

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев