Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автозавод районында «Һәрвакыт булсын кояш!» фестивале узды

Автозавод районында ел саен үткәрелә торган сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында «Һәрвакыт булсын кояш!» сәнгать иҗаты фестивале узды. Быел фестиваль 22нче тапкыр узды.

7 нче балалар сәнгать мәктәбе сәхнәсендә яшь чаллылар вокал, инструменталь һәм уку сәнгатләрендә, хореографиядә һәм театраль осталыкта үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.
Фестивальдә районның коррекцион мәктәпләре, 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае каршындагы мәрхәмәтлек ордены, Салих Сәйдәшев исемендәге Балалар музыка мәктәбеннән йөздән артык балалар катнашты.
Фестиваль кысаларында катнашучыларның иҗади эшләре күргәзмәсе оештырылды. Жюри хөкеменә 20дән артык эш тәкъдим ителде: рәсем сәнгате, декоратив-гамәли иҗат предметлары һ. б.
Яшь артистлар һәм кул эшләре осталары дипломнар, истәлекле бүләкләр һәм татлы күчтәнәчләр белән бүләкләнделәр. Балалар белән шөгыльләнүче педагоглар аерым рәхмәт сүзләренә лаек булды.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль