Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автозавод районында «Яңа ел уенчыгы» конкурсы узды

Иҗади чарада мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, шулай ук «Автозавод», «Вахитов», «48 комплекс» территориаль-иҗтимагый үзидарәләр активы катнашты.

Жюри хөкеменә 34 эш тәкъдим ителде. Яңа ел уенчыклары Шишкин бульварындагы чыршыны бизәячәк.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында 1 урында – Роман Воронин («Алтын балык» балалар бакчасы), 2 урында – Елизавета Новичкова («Белочка» балалар бакчасы), 3 урында – Кира Бектурова («Белочка» балалар бакчасы), 4 урында – Дарина Ляхова («Алтын балык» балалар бакчасы).
Гомуми белем бирү учреждениеләре арасында: 1 урында – Кәрим Насыйбуллин (19 нчы мәктәп), 2 урында – Кирилл Губарев (19 нчы мәктәп), 3 урында – Даниил Васин (19 нчы мәктәп) һәм Аэлита Салихова (77 нче гимназия), 4 урында – Алинә Гафиятуллина (19 нчы мәктәп).
Территориаль-иҗтимагый үзидарәләр активы арасында: 1 урында – Люзия Мостафина («Автозавод» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе), 2 урында – Давид Мостафин (28/07 нче йортта яшәүче), 3 урында – Нина Морозова (28/18 нче йортта яшәүче), 4 урында – Валентина Марова («48 комплекс» ТИҮ рәисе).
Конкурста җиңүчеләр 16 декабрьдә 16:00 сәгатьтә Шишкин бульварында Яңа ел чыршысын ачу тантанасында бүләкләнәчәк. 

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс