Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Авылларда да ярминкәләр үтә - ФОТОЛАР

Үткән ялларда Тукай районы Теләнче-Тамак авылының мәдәният йорты каршында көзге ярминкә оештырылды.

Моңа кадәр ярминкәләр Яңа поселогында, Бәткедә һәм «Татарстан» совхозы поселогында үткән иде. Теләнче-Тамактагы ярминкәдә Мусабай-Завод, Иске Абдул, Иске Дөреш, Яңа Бүләк, Борды авыл җирлекләреннән килгән шәхси хуҗалык тотучылар, фермерлар сату итте. 
Ярминкә башланыр алдыннан авылның мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт номерлары белән чыгыш ясады. Җыелган халыкны кайнар коймак белән дә сыйладылар.

– Ярминкәгә «свежий» ит алырга чыккан идем. Мин теләгәнчә, вак кисәкләргә бүлеп бирделәр. Бик уңайлы булды, – ди Теләнче-Тамак авылыннан Рузалия Минһаҗева.

– Без «Татарстан» совхозы поселогыннан. Ит сатабыз. Хуҗалыгыбызда 70ләп баш эре терлек асрыйбыз. Халык итебезне яратып ала. Аллага шөкер, сатып бетереп киләбез. Бәясе дә кыйммәт түгел – килограммын 480 сумнан бирәбез, – дип сөйли фермер Илдус Сөләйманов. 

Ярминкәдә иттән кала, төрле яшелчәләр, җимеш агачлары һәм куак үсентеләре, бал, май, балык продукцияләрен дә сатып алырга мөмкин иде. Бәяләр чагыштырмача арзан. Әйтик, 1 кг шикәр комы - 60 сум, каз итенең кг - 600 сум, җимеш агачлары 300-500 сум, кишернең кг - 30 сумнан башлап, бәрәңге 18 сум, 3 литрлы банкада авыл сөте 150 сум иде. Сәүдә мәйданына шулай ук төрле җимешләр, аш тәмләткечләр, чәйләр, тәм-томнар, кул эшләре алып килгәннәр иде. С.Сәйдәшев исемендәге предприятие арпаның кг-ын - 11 сумнан, фураж онын - 13 сумнан, бодайны 12 сумга сатты. 

Тукайлылар шулай ук Чаллыдагы ярминкәләрдә сату итә. Алар һәр шимбәдә Тукай Яр буе урамында – «Төзүче» стадионы каршында, «Южный» агросәнәгать паркында һәм Ипподром территориясендә оештырыла. Ярминкәләр иртәнге 8дән 15 сәгатькә кадәр эшли. 

Гөлия Ибатуллина фотолары. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев