Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Авыруларның хәле катлаулы, әмма тотрыклы

Якшәмбе көнне Минзәләдә L-410 самолеты бер двигателе эшләми башлау аркасында һәлакәткә очрады. Әлеге хәбәрне алу белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Минзәләгә юл тотты. Аның сүзләренчә, очучылар элемтә югалганчы бу хакта хәбәр итәргә өлгергән.

«70 метр биеклектә очучылар сул як двигательнең сүнүен хәбәр итә һәм мәҗбүри төшеп утыруны сорый. Күреп торабыз, очыш озак дәвам итмәгән», – ди ул.
Минзәләдә егылган самолетта 16 кеше һәлак булган һәм алты кеше исән калган. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Зыян күрүчеләрнең бишесен Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә илткәннәр, берсен РКБга җибәргәннәр. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов аларның хәлен белергә автокалага килде. Хастаханәнең баш табибы Марат Мөхәммәдиев әйтүенчә, биредә 30-50 яшькә кадәрге 5 кеше китерелгән. Алар барысы да тулысынча тикшерелгән һәм реанимациягә урнаштырылган. Пациентларның барысы да мөстәкыйль сулый. Аларның сөяк тукымалары, үпкәләре зарарланган. Авыруларның хәле катлаулы, әмма тотрыклы. Чаллы табибларына ярдәм итәргә Казаннан хезмәттәшләре дә килгән. Хастаханәдә авыруларны дәвалау өчен препаратлар да, медицина җиһазлары да җитәрлек.
ТР Президенты Указы нигезендә авиаһәлакәттә зыян күрүчеләрнең гаиләләренә матди ярдәм күрсәтеләчәк.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев тә самолет һәлакәтендә вафат булган кешеләрнең гаиләләренең кайгысын уртаклашты. «Безне бу фаҗига бик нык тетрәндерде. Бу, чыннан да, әйтеп бетерә алмаслык зур югалту, тирән кайгыгызны уртаклашабыз. Сезгә бу хәсрәтле минутларда көч һәм түземлек телибез», – диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига