Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аяклары боздан тырпаеп торганга күрә табылды

Коткаручыларга телефон аша Чулман елгасының Беренче май дип аталган җирендә боздан кеше аяклары тырпаеп торуы хакында хәбәр итәләр. Бу өч көн элек балыкка китеп югалган Николай Бельский булып чыга. Коткаручылар аны Чулман елгасыннан һәм Борвецкое урманыннан эзләделәр. 70 яшьлек Чаллы кешесе Николай Бельский 8 ноябрь көнне балык тотарга китә. Ул...

Коткаручыларга телефон аша Чулман елгасының Беренче май дип аталган җирендә боздан кеше аяклары тырпаеп торуы хакында хәбәр итәләр. Бу өч көн элек балыкка китеп югалган Николай Бельский булып чыга.

Коткаручылар аны Чулман елгасыннан һәм Борвецкое урманыннан эзләделәр.

70 яшьлек Чаллы кешесе Николай Бельский 8 ноябрь көнне балык тотарга китә. Ул соңгы тапкыр элемтәгә төнге 2.30 да чыга. Аннан соң аның кәрәзле телефоны җавап бирми.МЧС хезмәткәрләре пенсионерны икенче көнне иртән-иртүк эзли башлыйлар. Чулманның бу җирендә әле боз катмаган, шул сәбәпле батуы да мөмкин, дип водолазлар су төбенә төшәләр. Югалган балыкчының "Ока"машинасы яр читендә табыла. Бу Чаллыда соңгы ике айда югалып үлгән көе табылган бишенче балыкчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев