Айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасы индексацияләнә
Яңалыклар тасмасы

Айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасы индексацияләнә

1 февральдән айлык акчалата түләүләр 8,4% ка индексацияләнде, аны федераль ташламалардан файдаланучы 317,5 мең татарстанлы ала.

Болар - инвалидлар, ветераннар, техноген һәлакәтләр аркасында радиация йогынтысына дучар булган затлар, Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Россия Федерациясе Хезмәт Геройлары, шулай ук гражданнарның кайбер башка категорияләре .

2022 елның 1 февраленнән айлык акчалата түләү белән бергә әлеге төр түләү составына керүче социаль хезмәтләр җыелмасы да индексацияләнә, аның бәясе аена 1 313,44 сум тәшкил итә.

Җыелма составында:

– дарулар, медицина әйберләре һәм инвалид балалар өчен дәвалау туклануы (акчалата эквивалент - аена 1 011,64 сум),

– төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт дәвалануына юллама (акчалата эквивалент - аена 156,50 сум),

– шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү, шәһәрара транспортта дәвалану урынына бушлай бару һәм кире кайту (акчалата эквивалент - аена 145,30 сум).

"Ташламалар суммасы айлык акчалата түләү составына керә, аны ташламадан файдаланучыларның күпчелеге (мәсәлән, инвалидлар) пенсия белән бергә алалар", - дип ачыклык кертте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

Нет комментариев