Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Азнакайда сабыйларны җәберләгән тәрбиячеләрне эшләреннән азат иттеләр - видео

Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты.

Азнакай балалар бакчасында булган вакыйга турында бөтен республиканы шаккаттып сөйли. Исегезгә төшерәм, шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә яшерен төшерелгән видео таралды. Анда тәрбиячеләр балаларга кул күтәрә, ачулана, башка бүлмәдә бикләп тота. Видеоны вакытлыча куелган кече тәрбияче төшереп алган. Аның әйтүенчә, бу беренче шундый очрак түгел. Тәрбиячеләр балаларны көн дә җәберләгән. Елаганнарын караватка ыргытып, юрган астында яткыркан. Кайберәүләренә башларына, битләренә дә сукканнар. Аларның гамәлләре видеоязмадан да ачык күренә. Тәрбияче тынычландыру урынына, балага кычкыра. 

Видео хуҗасы 6нчы санлы балалар бакчасының тәрбиячеләренә, җитәкчелегенә карата тиешле чаралар күрүен сорап язды. ТР Тикшерү комитеты әлеге факт буенча җинаять эше кузгатты. Хәзер тикшерү эшләре бара. Видеодагы тәрбияче, кече тәрбияче һәм балалар бакчасы мөдире эшләреннән азат ителделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы