Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бабай эзлибез

«Алло, «Шәһри Чаллы»мы бу?! Кызым, сездә «Яучы» рубрикасы эшли икән! Үземә 83 яшь, иптәшкә берәр бабай табып бирә алмассызмы?!» – дип шалтыратты үзен Зәкия әби дип таныштырган газета укучыбыз. Аның белән аралашып киттек. Әбекәй үзенең тормышын, башыннан үткәннәрен сөйләде.

– Мин күргәннәрне башкаларга күрергә язмасын! Барысын да сөйләп бетерерлек тә түгел! Үзем генә яшим мин хәзер, берьялгызым. Ике балам бар иде. Берсе яшь вакытта ук гүр иясе булды, икенче улымны 35 яшендә үтерделәр. Ул фаҗигадән соң җиде ай үткәч тормыш иткән иремне җирләдем. 1997 елдан бирле үзем генә инде... Чиксез авыр!.. 

Үлгән малаемның хатыны бүгенге көндә Минзәләдә башка кеше белән яши. Әле шунысы кызык: танышлар аркылы кияү дигән кешене үзем табып бирдем аңа. Аллаһка шөкер, оныкларым бар. Юк-юкта алар килгәләп йөриләр анысы, тик барысының да үз тормышлары, үз эшләре дигәндәй. 

Бер бабай белән торып караган идем. Тик холыкларыбыз туры килеп бетмәде, озак яши алмадык. Аның белән бүтән юллар кисешмәде, хәзер аның кайда икәнен дә, нәрсә белән шөгыльләнгәнен дә белмим. 

Үзем озак еллар намазда хәзер, кылган догаларым берүк кабул булсын. Ялгызлык җанны өшетә... Миңа акча да, ниндидер байлык та кирәкми. Шушы картайган көнемдә берәр иптәш булмасмы дип сезгә шалтыратырга булдым. Бер-беребезгә терәк булып, алдагы көннәрне парлы итеп тә үткәрәсе килә, – дип сөйләде безгә Зәкия Гыйззәтуллина.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Әгәр үзегезнең тирәдә ягымлы, игелекле, олы җанлы бабакай булса, редакциягә шалтыратуыгызны сорыйбыз. Безнең телефон: 8 (8552) 57-01-19. 

Теләүчеләр үз анкеталарын да газетабызның электрон почтасына (shahri_chally@mail.ru) юллый алалар. Фотогызны да куярга була. Анкеталар җибәргәндә «Яучы» дип кую шарт. Хезмәт түләүле.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев