Баянчы, җырчы Фәнилә Салихова халык артистларын шаккаттырган
Аңа жюри әгъзалары: «Көтеп торып, беркемне дә җырлатканыбыз юк иде әле», - дигәннәр.
24 май – Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның туган көне. Җырчының исемен мәңгеләштерү макстаннан якташлары 2 елга бер тапкыр май аенда Башкортостанның Борай районында «Кульяулыгым төшеп калды Борай болыннарында» дип исемләнгән конкурс-фестиваль уздыралар. Быел икенче халыкара фестиваль-бәйге 15-16 майда үтте. Катнашучыларның күпчелеге Башкортостаннан иде. Әлеге мәртәбәле чарада Татарстан данын баянчы, җырчы Фәнилә Салихова яклады. Фәнилә ханым белән аның Борайга сәфәре турында сөйләшеп алдык.
– Сез бу чара турында каян белдегез?
– Интернеттан Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә бәйге оештырылуы турында нигезләмә күргән идем. Әмма катнашырга дигән ныклы карарга килмәгән идем. Аннары Татарстанның халык артисты Равил Галиев та миңа әлеге бәйге-фестивальнең нигезнамәсен җибәрде. Катнашырга тәкъдим итте. Бераз ваккыт узгач, «Нишләп бармыйсың?» – диде. Шуннан соң тәвәккәлләдем. 15 майда улым Илнур Борайга алып барды. Без соңга калдык. Хәмдүнә Тимергалиеваның «Тыпыр-тыпыр бер басмасаң» җырын җырладым. Баянга исә «Уфа кайда»ны җырладым. Чыгышыма шаккаттылар инде. «Көтеп торып беркемне дә җырлатканыбыз юк иде әле», – диделәр.
– Чыгышыгызны кемнәр, ничек бәяләде?
– Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Идрис Газиев җитәкчелегендәге жюри бәяләде. Жюри составында Башкортостанның халык, Татарстанның атказанган артисты Фәдис Ганиев, Башкортостанның халык, Татарстанның атказанган артистлары Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, эстрада җырчысы Илһам Шәриф эшләде. Чыгышымны югары бәяләделәр, лауреат булып кайттым. Статуэтка, диплом, 10 мең сумлык сертификат бүләк иттеләр. «Кульяулыгым төшеп калды Борай болыннарында» дип чигеп язылган кульяулык та бирделәр.
– Гала-концертка барасыгыз килмәгән бугай?
– Гала-концерт икенче көнгә билгеләнгән иде. Борай белән Чаллы арасы якын түгел. Шунлыктан бармам дигән идем. Улымның да ул көнне эше килеп чыкты. Борайның клуб мөдире, районның мәдәният идарәсе башлыгы шалтыратып чакыргач, машина яллап бардым. Тамашачылар җырларыма кушылып җырладылар. Бик рәхәт булды, әле ярый барганмын дип кайттым. Оештыручылар киләчәктә дә элемтәдә булыйк дип озатып калдылар.
– Сезне Хәмдүнә Тимергалиева белән нәрсә берләштерә?
– Беренчедән, мин аның җырларына, иҗатына гашыйк. Икенчедән, ул минем якташым. Яшь вакытта Караидел, Кушнаренко районнарына барганда Борай аша уза идек. Биредә яшьлегем узган. Ике көн Борай урамын таптадым. Бик рәхәт чара булды. Легендар җырчы Хәмдүнә Тимергалиеваны якташлары сагына, исемен мәңгеләштерү өчен бик матур фестиваль уздыралар. Сөенеп, якташларым белән горурланып кайттым. Моңлы җырчыбыз Хәмдүнә Тимергалиеваның урыны җәннәттә булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев