Бәйрәм көннәрендә сәламәтлек саклау учреждениеләре ничек эшли?
Яңалыклар тасмасы

Бәйрәм көннәрендә сәламәтлек саклау учреждениеләре ничек эшли?

Белеп торыгыз!

31 декабрьдә, 2-8 гыйнварда Чаллының зурлар һәм балалар шифаханәләре 9.00 - 14.00 сәгатьләрдә эшли. Шулай ук 8.00- 13.00. сәгатьтә табибны өйгә чакыртырга да була. 

Хастаханәләр, бала тудыру йортлары тәүлек буена, ә хатын-кыз консультацияләре шифаханәнең эш графигы буенча кабул итә. 

Балалар күз табиблары 2-7 гыйнварда 9.00 -14.00 сәгатьтә, табиб –отоларингологлар - 2-5 гыйнварда  9.00 -14.00 сәгатьтә,  рентгенография бүлмәләре балаларны 2-4-7 гыйнварда 9.00 - 14.00, зурларны шул вакытта 31 декабрьдә һәм 2-7 гыйнварда кабул итә.  

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бригадалары көчәйтелгән режимда эшли. Аларга «112»,«103» телефоннары буенча шалтыратырга була. 
 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


чир авыру сәламәтлек бала ана капиталы

Нет комментариев