Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәкедә коену өчен чират

Чаллыда Качмануны бәйрәм иттеләр.

Православие динен тотучылар Качману (Крещение) бәйрәмен билгеләп үтә. Аның үз тарихы, йолалары бар. Шуларның берсе – сулыкларда, бәкеләрдә чуму, су коену. Серафим Саровский чиркәвеннән ерак түгел ясалган бәкегә шәһәр мэры Наиль Мәһдиев та килде. Коенучыларның һәркайсын “Булдырасыз! Афәрин!” дип мактады.

-    Православие бәйрәмеме ул, мөселманнар яки башка милләт бәйрәмеме – бөтенесен дә үткәрәбез. Һәр бәйрәм тирән мәгънәгә ия. Дин бер-береңә мәрхәмәтле, дус булырга өнди. Бөтен мөселманнар исеменнән православие динен тотучыларны бәйрәмнәре белән котлыйм, - диде Наил Мәһдиев. 

Яр буенда 10 градус салкын. Бәкедә коенырга теләүчеләр чиратка тезелгән. Берсе керә, икенчесе әзерләнә. Хәтта мәктәп баласы да бар. Күренеп тора беренче тапкыр килгән. Тиз генә кереп чыкты да җылынырга йөгерде. Ә менә Галина Халикова “ых” та итми. “Рәхәт бит!” - ди. Шәлгә төренеп, оекбашлар киеп килгән минем кебек кешегә бик гаҗәп инде бу. Салкын түгелмени соң дигән сорауга, “Кая ул? Аның рәхәтлеген белер өчен үзеңә коенып карага кирәк. Классно”, - ди. 

55 яшьлек ханым ел аралаш коена икән. Шул бер тапкыр суга чумып, ел буена сихәт алам ди. Бер тапкыр да авырганы юк икән. Үзен кызлар сыман хис итәм ди. 
Ир-атлар көчлерәк: өчешәр тапкыр чумып алалар. Якында гына коткаручылар, хокук сакчылары, табиблар. 

-    Кешеләр коена. Килүчеләрне игътибардан югалтмыйбыз. Эчкән хәлдә булмасыннар дибез. Хәленә карыйбыз. Болай барысы да тәртиптә, - ди ТР Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенең Чаллыдагы бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Ногманов.

Бәкедә коенучылар өчен бөтенесе дә булдырылган. Хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым киенү-чишенү урыннары бар. Җылыныр өчен чәй, камыр ризыклары авыз итәргә була. Балаларны кәнфит белән дә сыйлыйлар. Качману бәйрәме 3 көн дәвам итәчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: качману