Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 10 яшьлек бала югалган

"Элек баланың беркайчан да киткәне булмады. Ул трамвайда йөрергә бик ярата", - ди әнисе.

10 яшьлек Антон Юнусов бүген көндезге сәгать 12дә, әнисе белән урамга чыккан җирдән, 47/21 йорты каршындагы "Театральная" тукталышыннан киткән. Үзе белән самокаты да булган. Хәзерге вакытка кадәр ул өенә кайтмаган. "Элек баланың беркайчан да киткәне булмады", - ди әнисе. Шулай ук ул аның трамвайда йөрергә яратуы турында да әйтә. 

Бала кыяфәткә 9-10 яшьлек, буе – 152 см, ябык гәүдәле, күзләре яшел, кыска җирән чәчле. Өстенә ак майка, куе зәңгәр шортик, яшел носки, аягына кара сандали кигән. Үзе белән кәрәзле телефоны юк. 

Нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларны: 8 927 434-77-88 и 8 927 412-69-99 телефоннары буенча шалтыратуларын сорыйлар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балаюгалды