Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балалар медицина үзәгендә – яңа бүлек

Кама балалар медицина үзәгендә катамнез бүлеге ачылды. Ул бер килограммнан да ким авырлык белән туган сабыйларны тернәкләндерүдә ярдәм итәчәк. "Гадәттә мондый балалар реанимация үтеп, өйләренә кайтарылып җибәреләләр һәм яшәү урыннары буенча шифаханәләргә исәпкә куелалар. Аннары без аларны күрмибез дә диярлек. Ә бит аларның күбесе медицина ярдәменә мохтаҗ. Шул максатлар өчен...

Биредә сабыйларны педиатрлар, офтольмологлар, неврологлар һәм башка тар белгечләр карый. Балалар бер яшькә кадәр хастаханә табиблары күзәтүе астында була. Бүгенге көндә биредә 34 баланың сәламәтлеге тикшерелә.

Кама балалар медицина үзәге артындагы балалар мәйданчыгы территориясендә Римма Щебланова исемендәге сквер булачак. Римма ханым 1970 елларда Чаллының педиатрия хезмәтен җитәкләде. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә беренче һәм икенче балалар хастаханәләре барлыкка килде. Сәламәтлек саклау ветераннары аның исемен мәңгеләштерү максатыннан сквер ясарга тәкъдим иткәннәр иде. "Проект инде эшләнеп бетү алдында. Якын арада территорияне төзекләндерү эшләре башланачак", - ди КДМЦның баш табибы Тимур Мөбәрәкшин.

Шушы көннәрдә медицина шәһәрчеге территориясендәге автомобиль хаосының бетереләчәге дә мәгълүм булды. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре биредә "бөкеләр" нәтиҗәсендә еш кына юл һәлакәтләре булуы, ашыгыч медицина ярдәме машиналарының балалар хастаханәсенә, перинаталь үзәккә һәм бала тудыру йортына килә алмый интегүләрен әйттеләр. Шулай ук йөкле хатыннар, балалар юл аша чыга алмыйлар, чөнки медицина шәһәрчеге территориясендә юл хәрәкәте билгеләре юк.

Бүгенге көндә ГИБДД белән килешенгән проект инде әзер. Аның буенча медицина шәһәрчеге мәйданында бер хәрәкәтле юл булачак, биредә ясалма каршылыклар, юл хәрәкәте билгеләре барлыкка киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев