Балалар өчен мавыктыргыч бәйрәм
Яңалыклар тасмасы

Балалар өчен мавыктыргыч бәйрәм

Ул халыкара балаларны яклау көненә багышлана.

1 июньдә Җиңү паркында халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Капитошка» бәйрәме була. 

Биредә балалар өчен төрле уеннар, робот техникасы буенча мастер-класслар, гамәли-сәнгать күргәзмәсе һәм башка кызыклы чаралар оештырыла.

Малайлар һәм кызлар иҗатта, төрле ярышларда үзләрен сыный алалар. Уеннарда катнашучыларга бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырылачак.
Шулай ук ата-аналар төрле табиблардан, робот техникасы, инженерлык, туризм, тел өйрәтү мәктәпләреннән бушлай консультацияләр  ала алачаклар. 

Яшь Чаллылыларны бәйрәм белән котларга Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова, Чаллының сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Фәрит Бәшәров һәм башка җитәкчеләр киләчәк.

Гаилә өчен файдалы һәм күңелле бәйрәм көндезге сәгать 11дә башлана. 

Лилия Хәбибҗанова фотолары.


бала ана капиталы

Нет комментариев