Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балаларга – гриппка каршы прививка

Сентябрь аенда Чаллыда балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә йөрүче балаларга сезонлы гриппка каршы актив прививка ясый башлаганнар иде.

Шул вакыттан бирле Кама балалар медицина үзәгендә барлыгы 10 меңгә якын балага прививка ясатылган. Аларга шифаханәнең партнерлары уенчыклар яки канцелярия товарлары тапшырган. «Шул рәвешле, без ата - аналарга үз балаларының һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә җаваплы каравы өчен рәхмәт белдерергә булдык», – ди КБМҮнең балалар шифаханәсе мөдире вазыйфаларын башкаручы Елена Гәрәева.
КБМҮнең балалар шифаханәсе карамагында 24 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 9 мәктәп, бер гимназия һәм сәнгать училищесы. Исегезгә төшерәбез, грипп – халыкның барлык яшь төркемнәре арасында һава-тамчы ысулы аша таралучы киң таралган йогышлы авыруларның берсе.
Грипп авыр формада үтәргә һәм җитди авырулар –  бронхит, пневмония, отит, синусит китереп чыгарырга мөмкин. Эпидемия чорында кече яшьтәге һәм мәктәп укучылары еш авырый.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре әйтүенчә, гриппка каршы вакцинация иң нәтиҗәле чара булып тора. Һәр ел саен вакцина вирусның көтелгән штаммын исәпкә алып чыгарыла. Ул инфекция белән көрәшү өчен иммун системасын стимуллаштыра. Моның өчен якынча 2-3 атна вакыт кирәк.
Бу сезонда үзебезнең илдә җитештерелгән «Ультрикс квадри» вакцинасы кулланыла, ул үзен югары сыйфатлы һәм составында 4 штамм булуы белән аклады. Гриппка каршы вакцина А вирусының ике төрен (H1N1 һәм H3N2) һәм В тибын (Yamagata линиясе, Victoria линиясе) үз эченә ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грипп