Балаларга Яңа ел бүләкләре алуга бюджеттан 9,4 млн сум тотылды
Бүләкләр 4 категория балаларга тапшырылды.
Чаллыда 23615 балага Яңа ел бүләге тапшырдылар. Шәһәр бюджетыннан 9,4 млн сумга якын акча сарыф ителде. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов җиткерде.
Бүләкләр 4 категория балаларга бирелде: бюджет өлкәсе, дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре балалары (15326 бала), аз керемле гаиләдә үсүче инвалид-балалар, авыр хәлдә калган, ятим сабыйлар (2826 бала), Россия, республикакүләм олимпиадаларда, конкурсларда җиңүчеләр, җәмәгать оешмалары активистлары (3820 бала) һәм махсус хәрби операциядә хезмәт итүче ир-атларның балалары (1643 бала).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев