Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балаларга - пособие

6-18 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак. Россия Президенты Владимир Путин шул хактагы указны имзалады.

Акча быелның август - декабрь айларында күчәргә тиеш. Пособиене 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалары булган ата-аналарның (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) берсе алачак. Тагын шунысы бар – балага 2021 елның 1 сентябренә кадәр 6 яшь тулган булырга тиеш. Пособие инвалидлыкка ия һәм төп гомуми белем бирү программалары буенча укучы 18-23 яшьлек Россия гражданнарына да каралган. Акча аларның ата-аналарының берсенә яки законлы вәкиленә күчереләчәк. Бер тапкыр бирелә торган акча һәр балага түләнә. Гражданнар 2021 елның 1 ноябренә кадәр РФ Пенсия фондына пособие билгеләүне сорап мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие