Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Балаларны эшләтергә ярый

РФ Президенты Владимир Путин бу хактагы указга кул куйды.

Россия Президенты Владимир Путин җәйге каникул вакытында 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларны эшкә җәлеп итү турындагы указны имзалады. ТАСС агентлыгы хәбәр итүенчә, яңа кагыйдәләр 2025 елның 1 сентябрендә үз көченә керә.

Элегрәк яшүсмерләргә бары тик иҗади һөнәрләр (фильмда төшү, театраль куелышта катнашу) кысаларында гына эшләргә рөхсәт ителә иде. Хәзер исә эш бирүчеләр җәйге каникул чорында ял көннәрендә һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге барлык балаларны эшкә җәлеп итә ала.

Документ нигезендә мондый эш халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары юлламасы буенча яки дәүләт ярдәмен кулланучы яшьләр һәм балалар берләшмәләренең федераль яки төбәк реестрына кертелгән студентлар отрядлары составында башкарылачак.
 
Яшүсмерләрне эшкә җәлеп итү өчен берничә шарт бар. Мәсәлән, 15 яшьтән алып балаларга эшкә урнашу өчен язмача ризалыкка кул куярга кирәк. Ятим балаларга, яшүсмернең ризалыгыннан тыш, опека һәм попечительлек органыннан ризалык кирәк була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы Балаларны эшләтү