Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балаларны тукландыру өчен - 100 млн сум акча

Чаллы депутатлары Шәһәр Советы сессиясендә өстәмә керемне бүлделәр.

Шәһәр Советының чираттагы унынчы сессиясендә "2023 елга шәһәр бюджеты турындагы карар"га үзгәрешләр кертелде. Депутатлар бюджетагы өстәмә керемне бүлделәр. Террорчылыкка каршы чаралар өчен - 200 млн сум, видеокамералар кую өчен 15 млн. 660 мең сум, шәһәр советына киткән депутатлар урынына яңаларын сайлауга әзерлек эшләре өчен 2 млн. 100 мең сум акча бүлеп бирелде.  100 млн сум акча махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәм башка ташламалы категориядәге укучыларны мәктәптә ике тапкыр бушлай ашатуга тотылачак. Мондый хокукка барлыгы  13122 укучы ия. 

Моннан тыш, 52 млн сум акча мобилизацияләнгән ирләрнең балаларын бакчаларга бушлай йөртү өчен тотылачак. "152 млн сум акчага бер балалар бакчасын, бер мәктәпне ремонтларга, 20 автобус сатып алырга мөмкин булыр иде. Әмма без беренче чиратта махсус хәрби операциядәге хәрбиләрнең гаиләләренә, балаларга ярдәм итәргә тиешбез", - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр советы