Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балаларын һәм хатынын үлем хәленә җиткергәнче кыйнаган

Чаллыда яшәүче бер вәхши адәм бөтен гаиләсен канга батырганчы тукмаган.

Татарстан буенча Россия Тикшерү комитеты идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итүенчә, 25 яшьлек  бу "хайван" яңа туган баласын, өч үги баласын һәм хатынын кыйнап үтерә язган. Күршеләре полициягә хәбәр итеп кенә коткарып калалар. Хатынына 33 яшь була, беренче никахыннан туган өч бала белән шушы юньсезгә кияүгә чыга. Хәзер яңа туган сабый балалар йортында, ә үгиләрне үз әтисен чакыртып аның карамагына тапшыралар. Хатын-кыз хастаханәдә ята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полиция

2
X