Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Баласын имгәткән

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсенең Чаллы шәһәре тикшерү бүлеге ике айлык кызын имгәткән 26 яшьлек ир-атка карата җинаять эше ачкан.

Ир белән хатын арасында низаг урамда башланган. Исерек ир-ат хатынын баласын дөрес карамауда гаепләгән. Алар өйләренә кергәч талашуларын дәвам итәләр. Ир белән хатынны әти-әниләре аерырга тырышкан.
Низаг вакытында ир белән хатынның кечкенә кызлары әбисе кулында булган. Хатын-кыз бала белән бүлмәдән чыгып китәргә теләгән, әмма исерек әти кеше баланы тартып алган һәм ишек читенә бәрелгән. Бала да имгәнгән. Табиблар баланың баш түбәсе сөяге сынган һәм бите күгәргән дигән диагноз куйган. Баланы тикшереп, ярдәм күрсәткәннән соң, аны әнисенә биргәннәр. 
Ир-атка карата кече яшьтәге баланың сәламәтлегенә аңлы рәвештә зыян салу факты буенча җинаять эше ачылган.

 

Фото: 111bashni.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига