Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Баласын полиция бүлегенә ташлап качкан

Бу хәл Уфада булган.

4 октябрьдә көндез бер хатын нарасыен полиция ишеге төбендә калдырып киткән. Бер яшьлек баланы Уфаның 17нче балалар дәваханәсенә алып киткәннәр, ә фотоларын социаль челтәрләргә урнаштырганнар.



"Сабыйны Нарасыйлар йортына урнаштырачаклар. Бәлки, әнисе күрер һәм акылына килер. Бәлки, туганнары яисә танышлары таныр. Бала кызганыч" - социаль челтәрләрдә шундый хәбәр урнаштырылган иде.



Бүген кәккүк ананың табылуы ачыкланды.



- Аңа карата ата-аналар яисә башка законлы вәкилләр тарафыннан балигъ булмаганнарны тәрбияләү һәм карау буенча вазыйфаларны үтәмәгән өчен административ протокол төзелде. Ул Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә район хакимиятенә җибәрелде. Бала медиклар күзәтүе астында, - диделәр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.



Фото: кokrohe.com

 

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полиция