Шəhри Чаллы

Балык тоту тыела

25 апрельдән 10 июньгә чаклы республикада балыклар уылдык чәчкән вакытта һәвәскәр балыкчыларга балык тоту тыела, ә балык тоту белән шөгыльләнүче сәнәгать оешмаларына әлеге тыю 15 апрельдән 15 июньгә кадәр дәвам итә. Бу чорда балыкчыларга нәрсә рөхсәт ителә, нәрсә тыела һәм башка сорауларга Дәүләт контроле һәм су ресурсларын саклау бүлегенең ТР...

25 апрельдән 10 июньгә чаклы республикада балыклар уылдык чәчкән вакытта һәвәскәр балыкчыларга балык тоту тыела, ә балык тоту белән шөгыльләнүче сәнәгать оешмаларына әлеге тыю 15 апрельдән 15 июньгә кадәр дәвам итә.

Бу чорда балыкчыларга нәрсә рөхсәт ителә, нәрсә тыела һәм башка сорауларга Дәүләт контроле һәм су ресурсларын саклау бүлегенең ТР буенча өлкән дәүләт инспекторы Дмитрий ПЕТУХОВ җавап бирә.

- Тыелган вакытта балык тоткан өчен штраф 2 меңнән 5 мең сумга кадәр. Салынган штрафка инспекторлар тагын зыян суммасын да кушалар.

- Тыю вакытында калкавычлы яки төпкә бата торган кармаклар белән ярдан балык тотарга ярый, ләкин бер кешенең балык тоту коралындагы кармаклар саны икедән артмаска тиеш.

- Кыслаларнга килгәндә, бер кеше өч кысла тоткыч файдалана ала, артыгы ярамый. Бер кысла тоткычның диаметры 80 см дан зуррак булырга, ә инде ячейкалар арасы 22 мм дан да ким булмаска тиеш. Әгәр дә балыкчы өчтән артык кысла тоткыч файдаланса һәм инспекторга эләксә, аңа штраф яный.

- Уылдык чәчкән вакытта, ягъни 25 апрельдән 10 июньгә чаклы елгалар, күлләр, сулыклар буенча барлык төр кечкенә күләмле моторлы көймәләрдә йөрү тыела. Шулай ук бу вакытта гидроцикллар һәм катерларда да йөрү рөхсәт ителми.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: