Балык ыслаганда үлгән
Яңалыклар тасмасы

Балык ыслаганда үлгән

Сидровка бистәсендәге "Сидикатчик" гараж кооперативында бер ир-ат агуланып үлгән.

35 яшьлек кеше үз гаражында үзе балык ыслау мичен ясаган булган. Ул анда балык ыслап маташкан. Исле газдан ир кеше агуланган. Ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәндә ул инде җан тәслим кылган була.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


полиция

Нет комментариев