Фаҗига Минзәлә районында килеп чыкты.
Татарстанның Минзәлә районында фаҗига булган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча Бикбау авылы янында балык тотканда 64 яшьлек ир-ат батып үлде. Аның мәетен коткаручылар ярдан ике метр тирәнлектән тапканнар. Ир-ат суга егылып төшеп батып үлгән. Аның мәетен полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Нет комментариев