Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Банкетлар һәм туйлар уздырырга рөхсәт, зур кибетләр, базарлар да ачыла

Татарстанда коронавируска бәйле чикләүләр тагын да йомшартылды. Хәзер кечкенәрәк кибетләр һәм кафеларга йөрү, шулай ук ачык һавада банкетлар һәм туйлар уздырырга рөхсәт ителде.

ТР Премьер-министры Алексей Песошинның моңа бәйле карары дөнья күрде. Документта күрсәтелгәнчә, күп функцияле үзәкләр гаризалар кабул итә. Әмма бер кешегә 4 кв метр мәйдан туры килү шарт итеп куела. Реклама Шулай ук мәйданы 40 кв метр булган ЗАГСлар 10 кешегә кадәр кунаклар белән никахларны терки ала.

Әгәр дә ЗАГСның мәйданы зуррак икән инде, ул чакта кунакларның да саны күбрәк була ала. Әмма әлеге дә баягы һәр кешегә кимендә 4 кв метр туры килү мәслихәт. Шундый ук таләпләр ваклап сату нокталары һәм туклану объектларына да кагыла. Кафеларда өстәлләр арасы 1,5 метр булу, бер өстәл артында 4 кешедән дә артык булмау таләбе куела.

“Стационар туклану объектларының җәйге верандаларында ачык һавада банкетлар уздыру рөхсәт ителә, диелә документта. Тик банкетта 50 дән артык кеше булмау һәм аларның һәркайсына әлеге дә баягы 4 кв метр мәйдан туры килү сорала.

 

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев