Банкка акча салучылар да салым түләячәк
Яңалыклар тасмасы

Банкка акча салучылар да салым түләячәк

Быелдан яңа кагыйдәләр.

Банкка акча салучылар керемнәреннән салым түләячәк. Бу хакта салым инспекциясе башлыгы Диана Сагетдинова хәбәр итте. Әлеге яңалык быелдан кертелә. Ул билгеле бер формула буенча исәпләнәчәк. 

«1 млн сум Россия банкының һәр айның 1нче числосына билгеләнгән максималь ставкасына тапкырлана. Узган ел ул 15% иде. 2023 елда 150 мең сум керем алган банк клиентлары салым түләми. Бу суммадан күбрәк булса, салым түләргә тиеш», – диде Диана Сагетдинова. 

Федераль салым инспекциясе кертемчеләрнең депозитлары буенча банклардан мәгълүмат инде алган.  

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев